Мөслим муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 20 мартында Мөслим муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» боерыгы нигезендә, язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде.

Комиссияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Р.М.Ногманов җитәкләде. Комиссия составына район башлыгының беренче урынбасары Р.В.Мөхсинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Г.Вәлиев, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов һәм Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде.

Тикшерү барышында тракторларның әзерлегенә, чәчү комплексларын ремонтлау сыйфатына һәм көйләүгә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде.  

Конкурс йомгаклары буенча 1 урын «Родные края — Туган як» АФ» ҖЧҖ бирелде, 2 урын «Август-Муслюм» ҖЧҖ, 3 урын – Исламов И.З. КФХ.

 

            Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International