ТР Биектау муниципаль районында «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ имтиханнар булды

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 19 мартында «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖендә АІ, AII, В, С, D, Е, F категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды. Имтиханны Биектау районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов, Әтнә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров белән берлектә кабул иттеләр. 

Гариза биргән 46 кандидатның 2се имтиханны тапшырмады. Имтихан тапшыручылар якын арада тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International