2025 елның 19 мартында Нурлат муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс үткәрү турында» 2025 елның 07 мартындагы 44/2-пр номерлы боерыгы нигезендә конкурс узды. Комиссияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов җитәкләде. Комиссия составына Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.М.Шәрәфетдинов, Нурлат шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Д.Ю.Кудряшов, Нурлат районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде.
Тикшерү барышында тракторларның әзерлегенә, чәчкечләрне ремонтлау сыйфатына һәм көйләүгә, хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, язгы кыр эшләрендә хезмәт куючыларны стимуллаштыру турында нигезләмә хакында җиткерделәр.
Конкурс йомгаклары буенча 1 урынны «Нурлат-агро» ҖЧҖ, 2 урынны «Агрофирма 15» ҖЧҖ һәм 3 урынны «Нурлат-сөте» ҖЧҖ алды.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.