2025 елның 18 мартында Сарман муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» боерыгы нигезендә, язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде. Комиссияне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.М. Фәттахов җитәкләде. Комиссия эшендә район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы катнашты. Комиссия составына авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Н.И.Сәхуриев, Мөслим районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов һәм Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде.
Тикшерү барышында тракторларның әзерлегенә, чәчү комплексларын ремонтлау сыйфатына һәм көйләүгә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча ике хуҗалыкка 1 урын бирелде: «Җәлил «а/ф» ҖЧҖ, 2 урынны «Нөркәй» а/ф» ҖЧҖ һәм «Сарман» а/ф» ҖЧҖ бүлеште.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.