Агымдагы елның 19 мартында Саба муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. «Татагролизинг» АҖ баш инженеры Р.М.Гыймадиев җитәкчелегендә, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе В.Л.Новичков, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба районы бүлеге башлыгы И.Н.Ибраһмов һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашындагы комиссия районның 8 хуҗалыгында техниканың әзерлеген, куркынычсызлык техникасы һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен тикшерде.
Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас өлешләр белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде, эш планнарын тикшерде.
Тикшерелгән хуҗалыклар арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча иң яхшысы дип З.З.Мөхәммәтшин КФХ танылды. Гомумән, район хуҗалыкларының яхшы әзерлеге билгеләп үтелде.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.