Кайбыч муниципаль районы оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Үсемлекчелек тармагының төп бурычларыннан берсе – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү. Игү технологиясен дөрес сайлау һәм агротехник алымнарны эзлекле башкару югары уңыш алу өчен зур әһәмияткә ия.

 

2025 елның 19 мартында Кайбыч районында 2025 елга язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды. Комиссия составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И.Рәхмәтуллин катнашында районның 4 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыгында булдылар.

Комиссия район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы чәчүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Күргәзмәгә куелган тракторларны, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын карадылар. Механизаторлар белән очрашулар барышында хезмәткә түләү, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынга «Август-Кайбицы» ҖЧҖ чыкты, икенче урынга «Туган як-Агро» ҖЧҖ һәм А.А. Хәсәнов КФХ, өченче урынга И.Р.Җәләлиева КФХ чыкты.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International