Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының «Агрораздолье» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

2025 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә бүлеге «Агрораздолье» ҖЧҖ һәм «МТК Чистополье» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга ел саен уздырылырга тиешле техник карауны уздырды. Тикшерү барышында техниканы теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына таныклыклар булуы, беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуы тикшерелде. Республика буенча узган елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында тулы мәгълүмат җиткерелде. Бигрәк тә зур габаритлы техниканың гомуми файдаланудагы юлларда, шул исәптән тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт итүенә басым ясадылар.

Карау өчен барлыгы 64 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән иде.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International