2025 елның 18 мартында, расланган график нигезендә, Сарман районының «Нөркәй» агрофирмасы» ҖЧҖендә ел саен уздырылырга тиешле техник карау узды.
Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 35 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында карала торган техниканың техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, янгын сүндерү чараларының, беренче ярдәм аптечкаларының, машина йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булуы тикшерелде. 32 берәмлек техника төзек һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.