2025 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында агросәнәгать оешмаларының 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләүгә багышланган республика конкурсы узды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш. Борһанов җитәкләгән комиссия хуҗалыкларның техник әзерлеген җентекләп тикшерде. Чарада районның төп авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты, бу исә һәрьяклы һәм объектив бәяләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Тикшерү барышында комиссия тракторларның, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының, ашламалар кертү җайланмаларының һәм язгы кыр эшләрен башкару өчен кирәкле башка машиналарның торышын бәяләде. Куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә һәм кирәкле документлар булуга аерым игътибар бирелде.
Чара тәмамлангач, йомгаклар ясалды, хуҗалыкларны әзерләүдә көчле һәм йомшак яклар билгеләнде, шулай ук ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча конкрет тәкъдимнәр бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре дәүләт ярдәмен бүлгәндә һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүне стимуллаштырганда исәпкә алыначак.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.