2025 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында хуҗалыкларның 2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында АСК оешмалары арасында хуҗалыкларның әзерлек конкурсы узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы И.А.Садыйков җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Р.Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән районы бүлеге башлыгы Р.Р.Назыйров, Чирмешән МР башлыгы Р.Т.Әйбәтов, Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М.З.Гатин, «Россельхозцентр» ФДБУнең Чирмешән районы бүлеге башлыгы Ф.Ш.Шәйхетдинов катнашындагы комиссия һәм Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән берлектә, техниканың әзерлеген, куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлешен, орлык материалы һәм ашламаларның булуын тикшерделәр.
Чара нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.