Әтнә муниципаль районы республиканың төньяк өлешендә урнашкан һәм монда кыр эшләре башка районнарга караганда соңрак башлана. Быел һава шартлары эшләрнең иртә башлануына ярдәм итә һәм район чәчү кампаниясенә бөтен көчен куеп әзерләнә, ә кайбер оешмалар көзге культураларны тукландыруга керештеләр инде.
Агымдагы елның 18 мартында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре җитәкчелегендә комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров катнашты.
Районның барлык АСК предприятиеләрендә диярлек булдык, техниканың әзерлегенә, хезмәтне саклауның торышына, хуҗалыкларда ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар булуга, кадрлар белән тәэмин ителешкә аерым игътибар бирелде. Районның язгы кыр эшләренә яхшы әзерлеген билгеләп үттеләр.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.