Кукмара муниципаль районында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс

2025 елның 18 марты, сишәмбе

17 мартта Кукмара районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү узды. Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ИТТ әйдәүче белгече Яруллин Б.Ф. рәислегендәге комиссия бәяләде. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиев, Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Саттаров Р.М., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Габбасов И.В. катнашты.

Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас өлешләр белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде, эш планнарын тикшерде. Гомумән, район хуҗалыкларының яхшы әзерлеге билгеләп үтелде.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International