2025 елның 17 мартында Бөгелмә районында техниканың 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Конкурс комиссиясе составында «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе В.Л.Новичков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге әйдәүче белгече Р.И.Хәбибуллин, Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлов катнашты.
Игенчелек, орлыкларның сыйфаты, минераль ашламалар туплау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бөгелмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны техник тикшерүнең барышы турында сөйләде. Трактор паркын куркынычсыз эксплуатацияләү өчен нәрсәләргә аерым игътибар бирергә кирәклеге билгеле булды. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мәсьәләләре дә каралды.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.