Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан язгы кыр эшләрен башлар алдыннан агросәнәгать комплексында һәм тракторларның күпләп гомуми файдаланудагы юлларга чыгуы, төзек булмаган техникадан файдалануга юл куймау максатында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга тикшерү уздырыла.
Тикшерүләр үткәргәндә машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, техник торышына, янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин ителешенә һәм таныклыкларына аерым игътибар бирелә.
2025 елның 17 мартында, расланган график нигезендә, Габдрахманов А.А. КФХ хуҗалыгында техник карау узды. Ел саен үткәрелергә тиешле тикшерүгә 12 бер. техника тәкъдим ителде. Тымытык авылында Габдрахманов А.А. крестьян-фермер хуҗалыгы белән беррәттән, физик затлар да 10 берәмлек машиналарын карау өчен куйдылар. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.