Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» агрофирмасы ҖЧҖ ел саен уздырылырга тиешле техник карау үткәрелде

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

2025 елның 17 мартында «Аксу Агро» агрофирмасы ҖЧҖендә техник карау уздырылды. Милекче 47 берәмлек техниканы әзерләп, күрсәтү өчен чыгарып куйган иде.

Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

Механизаторлар белән машиналардан имин файдалану кагыйдәләре, шулай ук тракторчы таныклыгын алыштыру кагыйдәләре таләпләрен үтәү, техникадан файдаланганда кирәкле документлар булу буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International