Әтнә муниципаль районы агросәнәгать комплексында тракторларны һәм тагылмаларны техник карау башланды. Агымдагы елның 14 һәм 17 мартында «Кушар» АХҖК һәм Ленин исемендәге нәсел заводы АХҖК техник караулар узды.
Техник карау машиналарны язгы кыр эшләренә әзерләүнең мөһим өлеше булып тора һәм районда бу процесска һәрвакыт аерым игътибар бирелә.
«Кушар» АХҖК техник карау өчен 55 берәмлек трактор һәм тагылма күрсәтелде, Ленин исемендәге нәсел заводы АХҖК — 58 берәмлек техника.
Таш Чишмә авыл җирлегендә АСК техникасы белән беррәттән шәхси затлар да техник карау өчен үз машиналарын тәкъдим иттеләр, барлыгы 8 трактор, тагылма һәм мототехника тәкъдим ителде.
Техник тикшерү уздыру кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә торган машиналар, кемнеке булуына карамастан, техник карау узу турында таныклык алачак.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.