2025 елның 15 мартында «Татавтодор» АҖ Саба филиалы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба МР буенча баш инженер-инспекторы һәм Саба муниципаль районы ЮХИДИ инспекторлары катнашында машина йөртүчеләр, механизаторлар һәм автомашиналарны, тракторларны һәм юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар белән ел саен үткәрелә торган дәрес узды.
Дәрес барышында транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән булган һәлакәтләргә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләренә анализ ясалды, шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын алда торган техник тикшерүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Шулай ук автомобильләрне һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүгә бәйле сорауларга тулы җаваплар һәм шәрехләр бирелде.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.