2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздыруга әзерлек кысаларында, шулай ук ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны узу кагыйдәләрен үтәү максатларында, 2025 елның 17 мартында Хаҗиев С.М. КФХ хуҗалыгында үзйөрешле техника каралды.
Техник тикшерү барышында 2 механизаторның тракторчы-машинист таныклыгының гамәлдә булу вакытының узуы ачыкланды, бер берәмлеккә К-701 таныклыгы югалган.
Персонал белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм техникадан имин файдалану буенча әңгәмә үткәрелде.
Кисәтүләрсез карау узган техникага якын көннәрдә техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.