«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне укытып чыгарды. Агымдагы елның 14 мартында Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Галимов, Бөгелмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов белән берлектә укучылардан имтихан кабул иттеләр.
Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, монда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр. Практик имтихан сазлык машинасында узды. Гариза биргән 15 курсантның барысы да имтиханны уңышлы тапшырды.
Материалларны дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.