ТР Саба муниципаль районы Саба аграр көллиятендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү

2025 елның 14 марты, җомга

2025 елның 14 мартында «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Ибраһимов тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә «АI» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына теоретик имтиханнар кабул ителде.

Имтиханга 4 кеше кертелде һәм аны уңышлы тапшырдылар, якын арада тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы алачаклар.

Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International