2025 елның 14 мартында расланган график нигезендә «Родные края — Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды.
Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 38 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
35 берәмлек техника төзек һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы карап чыкканнан соң, механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды. Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы файдаланганда бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.