Алексеевск аграр көллиятендә имтиханнар булып узды

2025 елның 14 марты, җомга

2025 елның 13 мартында «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды, анда Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнары буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары катнашты.

Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханга 18 курсант кертелде. Теоретик өлешне «В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 16 кеше уңышлы тапшырды, практик өлешен дә – шулай ук.

Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International