2025 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖ базасында Апас филиалы Кайбыч участогы машина йөртүчеләр, механизаторлар һәм автомашиналарны, тракторларны һәм юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар белән ел саен дәрес үткәрелде.
Юл машиналары гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт иткәндә гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк. Техник торышына, кызгылт сары төстәге ялтыравык маякларның, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде.
Дәрес барышында транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән булган һәлакәтләргә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләренә анализ ясалды, шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын алда торган техник тикшерүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.