Традиция буенча, март башында районда берәр авыл хуҗалыгы-сәнәгать комплексы предприятиесе базасында күрсәтмә техник карау үткәрелә. Мондый семинар быел 13 мартта «Нигез» ҖЧҖендә узды, анда районның һәр хуҗалыгыннан чакырылган баш инженерлар, остаханә мөдирләре һәм механизаторлар соңгы таләпләр белән таныштылар.
Техник карау өчен 24 трактор һәм 12 трактор тагылмасы тәкъдим ителде. Техник карау МЕТА 01 газларның төтенлелеген үлчәү приборы ярдәмендә үткәрелде. Узган ел үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясалды һәм районда аларны булдырмау бурычы куелды. Габаритлы техникадан тыш, тагылмалардан (тормоз системасы, габарит утлары, билгеләр, утлы маякчыклар) куркынычсыз файдалануга аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Л.Р.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Н.А.Сәлимгәрәев, Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Р.Шәмсиев һәм Актаныш районы хәрби комиссары Л.С.Әхмәтҗанов катнашты һәм чыгыш ясады.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.