2025 елның 13 мартында Балтач районында «Труд» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау уздырылды. Техник карауга күрше районнарның инспекция башлыклары һәм Киров өлкәсенең һәм Мари Эл Республикасының район инспекцияләре башлыклары чакырылган иде. Шулай ук Балтач районы АСК хуҗалыклары һәм оешмаларының баш инженерлары да чакырылган иде.
Көн тәртибендә техниканың әзерлеге, язгы чәчү кампаниясен кыска срокларда яхшы сыйфатлы уздыру бурычлары, тармакта бәхетсезлек очракларының сәбәбе булган хокук бозулар һәм хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында актуаль мәсьәләләр каралды. «Труд» ҖЧҖ баш инженеры Сәләхов Илназ Абдуллаян улы МТП, техник карауны үткәрү, авыл хуҗалыгы техникасын саклау пункты белән таныштырды. Киңәшмә өлешен «Труд» ҖЧҖ җитәкчесе Һадиев Рәшит Хафиз улы башлады. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров дәүләт техник күзәтчелек инспекторларының көндәлек эш мәсьәләләренә һәм проблемаларына кагылышлы доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук МЭР Мари-Төрек районы баш дәүләт инженер-инспекторы Петиганов Сергей Петрович, баш дәүләт инженер-инспекторы Габдрахманов Марат Ренат улы, «Сорнай» ҖЧҖ баш инженеры Гарәфетдинов Фидаил Мәгъфур улы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Һадиева Лилия Мөхәммәт кызы, Балтач районы АСК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең район оешмасыннан Ишмурзина Марина Владимировна, Терра-Идел буе вәкиле Фәсхетдинов Ленар һәм Балтач районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы чыгыш ясады.
Киңәшмәдә Халиков Мөнир Әфрәем улы, Яшьләр хөкүмәтенең ТР буенча вәкиле Бариев Иршат Хәниф улы катнашты.
Киңәшмәдә язгы кыр эшләрен башкарганда хезмәтне саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Катнашучыларның барысының да игътибары кыр эшләре вакытында техниканы имин эксплуатацияләүгә юнәлтелде.
Техник карау контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Машина-трактор паркындагы инженер-техник хезмәткәрләр һәм хуҗалыклардагы механизаторлар техник карауга зур җаваплылык белән караган иде.
Техник карау уздыру барышында Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе М.Р.Габдрахманов тарафыннан техник карау уздыргандагы кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, контроль-диагностика җиһазлары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Гомумән алганда, чарада катнашучылар техник карауның яхшы әзерләнгәнлеге һәм оештырганлыгы турында билгеләп үттеләр.
Семинарга йомгак ясап, паркның, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының һәм тракторларның әзерлегенә язгы кыр эшләренең күп өлеше бәйле, ә язгы кыр эшләренең уңышлы башкарылуына бөтен авыл хуҗалыгы елы нәтиҗәләре бәйле, дип билгеләп үттеләр. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен, барлык хезмәткәрләрнең җитештерү дисциплинасын үтәүгә аерым игътибар бирүне сорадылар. Практик өлеш тәмамланганнан соң дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары үз төбәкләрендә техник карау уздыру буенча фикер алышты.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.