«Укыту үзәге 24» өстәмә белем бирүче хосусый уку йортында имтиханнар булып узды

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 13 мартында «Укыту үзәге 24» өстәмә белем бирүче хосусый уку йортында Мамадыш муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы А.Н.Гыймазов белән берлектә «AI, AII, В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханны 17 курсант тапшырды. Алардан «AI,AII,В,С,Д,Е» категорияле автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 13 кеше теоретик өлешне уңышлы узды, 13 укучы практик өлешне нәтиҗәле тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International