2025 елның 12 мартында Әгерҗе районында АСК һәм КФХ предприятиеләренең 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатында семинар-киңәшмә уздырылды. Семинар эшендә Әгерҗе районы башлыгы урынбасары И.И.Ямалиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Н.Гыймадиев, Әгерҗе районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Теоретик өлеш вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов катнашучыларны үзйөрешле техниканы техник тикшерүнең таләпләре һәм графигы белән таныштырды.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.