Чирмешән муниципаль районында техник карау уздыру

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «ЧЕРЕМШАНАГРО» ҖЧҖ ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырылды. Карауга 14 берәмлек техника күрсәтелде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International