2025 елның 12 мартында «Чистайның Г.И.Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺББ учреждениесендә «С», «D» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга юл йөрү кагыйдәләрен һәм практикада транспортны йөртеп карый белүгә карата үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары узды. Сынауга кертелгән 23 укучы арасыннан 14 кеше аны уңышлы тапшырды.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.