2025 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашында район башлыгы А.Р.Хуҗин җитәкчелегендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов катнашучыларны үзйөрешле техниканы техник карау таләпләре белән таныштырды, җитәкчеләргә техник карау буенча белдерүләр җиткерде, 2024 елда Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча җентекле анализ ясады. Шулай ук техниканы эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән дә таныштырды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.