ТР Биектау районы буенча «Татлизинг» ТР ДУП техник карау уздырылды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 26 февралендә «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесендә ел саен уздырыла торган техник карау өчен 13 берәмлек теркәлгән үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

Техник тикшерү үткән техникага карата техник карау узу турында таныклык бирелде.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International