Баулы ш. «Гарант» УКК ҖЧҖендә «AI,AII,AIII,B,C,D,E» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдә «Гарант» УКК ҖЧҖ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов, Ютазы районы буенча дәүләт техника күзәтчелек бүлеге инженер-инспекторы Н.Н.Рәкыйпов катнашында, РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында» 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карары нигезендә, «AI, AII,AIII,B,C,D,E» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Имтиханнарга барлыгы 30 кеше гариза биргән иде, 2се килмәде, 9ы теоретик имтиханны, 1се практик имтиханны тапшыра алмады. Имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга сынау бирү урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк.  Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, шулай ук тракторчы-машина йөртүче таныклыгын бирү һәм алмаштыру буенча хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерелде.

 

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International