2025 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге «НК Геология» ҖЧҖ оешмасында ел саен уздырыла торган техник карауны гамәлгә ашырды.
Карау өчен 6 берәмлек мототранспорт чарасы тәкъдим ителгән иде. Тикшерү барышында техниканы теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына таныклыклар булу-булмавы тикшерелде. Узган елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча тулы мәгълүмат җиткерелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау уздыру турында таныклыклар бирелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.