Азнакай муниципаль районында, график буенча, авыл җирлекләрендә физик затлар техникасына техник карау уздыру дәвам итә. Техникага тикшерү үткәргәндә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, мөлкәтнең һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләренең һәм үзйөрешле машиналарның техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелә.
2025 елның 24 февралендә Метрәй авылында техник карау өчен 5 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында барысы да техник карауны уңышлы уздылар һәм техник карау узу турында таныклык алачаклар. Механизаторлар белән ЮХИ, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.