Балык Бистәсе муниципаль районында профилактик рейд узды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

2025 елның 22 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районында, Кама елгасы акваториясендә, Кызылъяр бистәсе янында, мөмкин булган хокук бозуларны булдырмау һәм куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен үтәүне тикшереп тору максатында, кар машиналарыннан файдалану кагыйдәләрен үтәүне тикшереп, профилактик рейд үткәрелде. Кар машиналары хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм хәрәкәттә катнашучылар белән үзара бәйләнеш буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Хөрмәтле милекчеләр! Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясенең 2021 елның 2 июлендәге 297-ФЗ номерлы федераль законының 13 ст. 3 пункты нигезендә дәүләт исәбенә куелмаган, үзендә тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы, үзйөрешле машинаны теркәү турында таныклыгы һәм техник карау узу турында таныклыгы булмаган үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү тыела. Техниканы теркәү мәсьәләләре буенча дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең район бүлекләренә мөрәҗәгать итегез. 

 

           Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International