Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы АСК җитәкчеләре белән киңәшмә

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

2025 елның 22 февралендә Арча муниципаль районында агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсе каралды. Бүгенге җылы һава шартларына бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка төр үзйөрешле техниканы ремонтлау-әзерләү эшләрен алдан төгәлләргә киңәш ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы катнашучыларны үзйөрешле техниканы техник карау таләпләре белән таныштырды, җитәкчеләргә техник карау буенча белдерүләр җиткерде, 2024 елда Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча җентекле анализ ясады. Шулай ук техниканы эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән дә таныштырды.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International