Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының «Шешмаойл» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2025 елның 21 феврале, җомга

2025 елның 20 февралендә «Шешмаойл» ҖЧҖ әлеге нефть компаниясенә караган кар машиналарына еллык техник тикшерү уздырылды. Техник тикшерү барышында завод номерлы агрегатларын теркәү белешмәләре белән чагыштырдылар, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуы, машиналарның техник торышы һәм тышкы яктырткыч приборларның төзеклеге тикшерелде. Узган елда республика буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм мототранспорт чаралары катнашында булган бәхетсезлек очраклары турында тулырак мәгълүмат җиткерелде.

Кар машиналары беркетелгән нефть скважиналарына хезмәт күрсәтүче операторлар һәм мастерлар директор С.Н.Миронов һәм баш инженер А.А.Сәмигуллин җитәкчелегендә техниканы тиешенчә әзерләгәннәр һәм техник карау узу турында таныклык алачаклар.

 

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International