Баулы шәһәренең «АЛОЙЛ-РЕМСЕРВИС» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарны техник карау

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

21 октябрьдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2024 елда еллык техник карап чыгу графигы нигезендә, «АЛОЙЛ-РЕМСЕРВИС» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 30 үзйөрешле машина тикшерелде, 2 берәмлеккә техник тикшерү актлары бирелде, күтәргеч сигналының төзексезлеге һәм тагылманың яктылык сигнализациясенең төзексез булуы ачыкланды.

Калган техника тиешенчә әзерләнгән иде һәм якын арада милекчегә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Күтәрткеч машина йөртүче белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Милекче вәкиленә  «gosuslugi.ru» сайты аша хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International