Һәркем уңайлы һәм чиста мохиттә яшәргә һәм эшләргә тели. Актаныш районы да үзенең матур табигате белән дан тота. Без яз һәм көз көннәрендә уртак тырышлык белән шуның өстендә эшлибез, чисталыкны һәм тәртипне саклыйбыз.
Өмә – матур һәм чиста дөньяда яшәү теләген күрсәтүнең менә дигән ысулы. Хәзер исә, көзге яфраклар коелу сәбәпле – бу бигрәк тә актуаль. Өмәдә Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Беркетелгән бөтен территорияне көнкүреш чүп-чарыннан, коры үләннән, куаклардан җыештырдык. Рухи күтәренкелек белән хезмәт куйдык, чөнки мондый чараның мөһимлеген аңлыйбыз. Үз хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрүе күңелле, һәркайсыбыз бу эшкә үзенең бер өлешчә җылысын кертте, чиста, каралган территория тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә. Безнең дөньяны бераз яхшырак итә алуыбызга ышанабыз.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.