2024 елның 3 октябрендә Нурлат муниципаль районының «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ предприятиесендә 4 берәмлек үзйөрешле техникага техник тикшерү үткәрелде. Техник карау вакытында Хөкүмәтнең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә техниканың техник торышы, номерлы агрегатларны чагыштырып теркәү документлары, медицина аптечкасы, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде.
Барлык техника куркынычсызлык таләпләренә туры килә, техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.