Теләче муниципаль районында азык җыю комбайннарын эксплуатацияләү вакытында тикшерү

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Урып-җыю эшләре чорында азык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларына даими чыгып тора.

     Агымдагы елның 7 октябрендә «Игенче» ҖЧҖендә азык җыю комбайннарына беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектланган булу-булмавына карата тикшерү уздырылды. Үзйөрешле техниканың төзеклегенә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә, двигательләр торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелә, комбайнчылар һәм җаваплы затлар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Үзйөрешле транспорт чаралары һәм башка төр техника катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һәм  бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

    Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International