ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 16.09.2024 елгы беркетмәсе нигезендә һәм мототранспорт чаралары катнашында балалар җәрәхәтләнү очраклары ешаю сәбәпле, Югары Ослан муниципаль районының Яр буе Морквашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан районы бүлеге җитәкчесе Д.Р. Сибгатуллин квадроцикл һәм кар машиналары йөртү куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрде. Укучылар квадроцикл һәм кар машиналары йөртү таныклыгын алу тәртибе белән таныштылар. Инспектор соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы хәлләр статистикасы белән таныштырды. Шулай ук мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары турында да мәгълүмат җиткерелде.
Дмитрий Сибгатуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.