СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ АҖ НКЭС филиалында еллык техник карау уздырылды

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

2024 елның 7 октябрендә СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ АҖ НКЭС филиалында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. 

    Техник карау өчен тәкъдим ителгән 5 техниканың барысы да техник карау таләпләренә туры килә һәм аларга техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

    Тракторчылар белән куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде.

 

 

    Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International