Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Горняк» ҖЧҖдә техник карау уздырылды

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

2024 елның 4 октябрендә, Үзйөрешле машиналарга һәм башка төр техникага техник тикшерү үткәрү кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган) Питрәч муниципаль районында төзелеш вак ташын һәм известь онын чыгару һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләренә караган «Горняк» ҖЧҖендә техник тикшерү уздырылды.

   Техник карау өчен 4 берәмлек техника - 2 чылбырлы трактор, чылбырлы экскаватор һәм фронталь төягеч тәкъдим ителде.

   Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү.  Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.   

   Техник карау вакытында Россия Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү уздыру кагыйдәләре» 23.09.2020 ел, №1538 карары нигезендә түбәндәгеләр тикшерелде:          

- машиналарның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклелеге, комплектлану дәрәҗәсе);

- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы;

- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;

- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы.

   Техник тикшерү үткәрү таләпләренә туры килгән техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

   Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International