ЙӨРИСЕҢ КИЛСӘ - БАШТА ХОКУК АЛ

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

3 октябрьдә «Багира» ҖЧҖ предприятиесендә Кама Тамагы урта мәктәбендә «А1» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары үткәрелде. Имтихан тапшыру өчен 34 кандидат гариза бирде, сынауга 21 кеше килде. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен 17 укучы уңышлы тапшырды.

Имтихан тапшыручыларның яшь контингенты 1965 елда туганнан алып 2007 елда туучылар арасында тирбәлде.

Имтихан бирүчеләр арасында 1 гүзәл зат бар иде, ул барлык сынауларны да уңышлы үтте.

 

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International