2024 елның 2 октябрендә Югары Ослан районында, үзйөрешле техникадан файдаланганда хокук бозуларны кисәтү, шулай ук үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде. Рейд вакытында 4 берәмлек техника тикшерелде. Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган таныклык, техник тикшерү узу турында таныклык булуга аерым игътибар бирелде.
Дмитрий Сибгатуллин – Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш инженер-инспекторы.