Урып-җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең ТР Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларында даими рәвештә азык җыю комбайннарының эшен контрольдә тоту эше башкарыла.
Үзйөрешле техниканың төзеклегенә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә, двигательләр торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелә, комбайнчылар һәм җаваплы затлар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Агымдагы елның 3 октябрендә «Закирова Л.А.» КФХ хуҗалыгында азык җыю комбайннарын беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектланган булу-булмавына карап чыктылар. Үзйөрешле транспорт чаралары һәм башка төр техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук «Урып-җыю эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.