Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре көнбагыш орлыкларын җыялар. Мондый чорда техниканың куркынычсыз эшен оештыру, бигрәк тә янгын куркынычсызлыгы бик мөһим.
Район хуҗалыкларына барганда ашлык җыю комбайннарының эшенә контроль ясалды. Комбайн системаларының техник төзеклегенә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә аерым игътибар бирелде, шулай ук хуҗалыклар хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.