Агымдагы елның 2 октябрендә Алабуга муниципаль районының "СОЛЛЕРС СЕРВИС МЕНЕДЖМЕНТ" ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә барлыгы 63 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият тоташтыргычларының төзеклегенә, үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуына, медицина аптечкасының, яктылыкны кире кайтара торган жилетларның, теркәү документларының булуына, шулай ук теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны йөртүчеләрнең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына игътибар юнәлтелде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.