2024 елның 1 октябрендә Миңнехуҗина Мария Николаевна крестьян (фермер) хуҗалыгына бару оештырылды, ул Тукай районында иң эре хуҗалыкларның берсе булып тора.
Карау өчен 29 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Барлык техника яхшы техник хәлдә, чөнки техник паркны вакытында яңартып торалар. Механизаторлар, хәтта ашыгыч кыр шартларында да, барлык техниканы төзек хәлдә тоту өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән.
Техник яктан караганда машиналарның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, атап әйткәндә, тормозларга, руль идарәсенә, яктылык приборларына, йөрү өлешенә, тавыш сигналына, машина йөртүчеләрнең тракторчы-машинист таныклыгы булуына игътибар бирелде. Куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Шулай ук территорияне төзекләндерүгә, тирә-юньне чисталыкта һәм тәртиптә тотуга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтәргә кирәк.
Рамил Борһанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.